Зәй офыклары

Куш-Елга авылында гомер кичерүче Наҗия Гыйләҗетдин кызы Әхмәтгәрәевага 5 октябрьдә 85 яшь тула.

Общее, 4 октябрь 2018 - 13:46
133
0
0

Киң күңелле, олы йөрәкле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син бөтен гомереңне, бөтен җан җылыңны без - балаларыңа багышладың. Синдәге күңел сабырлыгына таң калырлык. Тормышның ачы сынауларын үтеп тә, күңел көрлеген югалтмый кала алдың. Нинди генә авыр чорларны узмадың, йөрәгеңдә төзәлмәс яралар күп, әмма син аларның берсен дә сиздермисең, елмаеп яшисең. Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең. Бүген дә балалар, оныклар дип җан атып яшисең. Кайчан кайтсак та, өстәлең мул, йөзең ачык. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа!
Әнкәебез, әбиебез! Син – йортыбызның яме. Игелекле тыныч картлыкта, балаларың, оныкларың бәхетенә куанып, сәламәтлек белән озын-озак яшәргә язсын сиңа.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән оныгың Алсу.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: