Зәй офыклары

Куш-Елга авылында туып үсеп, бүгенге көндә Дүрт-Мунча авылында гомер кичерүче Бибиниса Мөхәммәтдин кызы Уразмановага 3 майда 80 яшь тула.

Общее, 30 апрель 2019 - 09:35
263
0
1

Кадерле әнкәебез, әбиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син, әниебез, гомер буе авыр хезмәттә булдың. Әтиебез белән өч ул,  бер кыз үстердегез. Кызганыч, әтиебез иртәрәк үлеп китте. Син сынмыйча, сыгылмыйча, матур итеп яшәдең һәм яшисең. Сиңа, әниебез, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Безгә исән-сау булуың бик кирәк. Янәшәбездә син булганга күңелләр шат. Йортыбызны балкытып, күңелләргә нур сибеп, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың янәшәсендә бәхетле, тыныч картлык кичерергә язсын сиңа. Без сине бик яратабыз.
Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык
Тели сиңа улларың һәм кызларың.
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Барлык балаң, әнкәй, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 80 яшең.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызың-киявең, 9 оныгың – кияү-киленнәрең, 5 оныкчыгың. Безнең теләкләргә туганнар, кода-кодагыйлар да кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: