Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Куш-Елга авылында туып-үсеп, Түбән Биштә гомер итүче Гакыйф Шакирҗан улы Шиһаповка 15 мартта 80 яшь тула.

13 марта 2020, 09:28

319

0

0

Якын гаилә дустыбыз Гакыйф, сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең – матур юбилеең белән котлыйбыз. Син тирә-юньгә язгы кояш нурлары кебек күңел җылыңны таратасың, һәр кешегә җаен табып киңәшеңне бирәсең. Гомереңне Тукай исемендәге колхозга багышладың, тормыш иптәшем, әтиебез,  колхоз рәисе Исмәгыйль Сәгыйтдиновның тугры  машина йөртүчесе булдың. Күп гомерең аның  белән  юлда узды, син гаиләбез таянычы, ышанычы идең. Гаиләдә дә үрнәк әти, тормыш иптәше син, Рузания апа белән өч бала үстереп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Кайгы-хәсрәт  күрмәгез, сихәт-имин булыгыз. Язмыш сезгә бары игелекле язлар гына бүләк итсен. Балаларыгыз, оныкларыгызның уңышларына куанып, игелекләрен күреп, Рузания апа белән тигезлектә, муллыкта яшәгез. Аллаһы Тәгалә  бәрәкәтле хәерле гомер бирсен. Алга таба да киңәшчебез, терәгебез булып калыгыз. Якыныбыз, йөзеңдәге бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Гомерең язлары тансык, шатлык-куанычларга бай булсын.
Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын.
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен.
Иң изге теләкләр һәм хөрмәт белән гаилә дустыгыз Рәмзия.  Бу теләкләргә   Талиповлар, Искәндәровлар. Хафизовлар гаиләләре дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев