Зәй офыклары

Әлмәт районы «Салкын Алан» авылында туган, Яңа Мәлемдә үскән, хәзерге вакытта Иске Зәй бистәсендә яшәп ятучы кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Рәшит Мисбах улы Закировның 16 июльдә олы юбилее - аңа 60 яшь тулды.

Общее, 16 июль 2020 - 15:02
280
0
0

Кадерле әтиебез, бабабыз! Шундый зур бәйрәмең көнендә без сине чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, озын гомер телибез. Әни белән тазалыкта, татулыкта озын гомер юлын безнең ышанычыбыз, куанычыбыз булып атлагыз!
Язмыш җиле тормышыңның
Канатын каермасын.
Утка салсын, суга салсын,
Тик бездән аермасын.
Гади, сабыр - олы җанлы бит син,
Ярдәмчел син үзең һәркемгә.
Олы бәхет, шатлык,  сәламәтлек,
Бирсен Ходай сиңа һәр көндә.
Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.
Туган көннең матур хатирәсе,
Күңелләрдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән кызларың Индира, Ильмира, улың Рөстәм, киленең Надя, кияүләрең Никонор, Илсур, оныкларың Ильвина, Азалия, Самира, Әминә. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: