Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Кама Аланы бистәсендә яшәүче Михаил Николаевич Минеевның бу көннәрдә 60 яшьлек юбилее.

09 ноября 2018, 09:41

878

0

2

Кадерле улым, дәдәбез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең -  матур юбилеең белән котлыйбыз. Син олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле,   ярдәмчел, сабыр холыклы,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Шундый гади, эчкерсез, туган җанлы булганың өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә дә яшәү дәртең бер дә кимемәсен, һәрчак без - туганнарыңны шат күңелең,  көләч йөзең белән сөендереп яшә. Алга таба да туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын, бәрәкәттә һәм муллыкта озын-озак гомер итәргә язсын иде. Тормышның һәр мизгеленнән, һәр көненнән тәм табып яшәргә насыйп булсын.
Туган көнең – юбилеең белән
Барыбыз да сине котлыйбыз.
Теләкләрнең бары изгеләрен
Чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Бетмәс бәхет сиңа юлдаш булсын,
Күтәренке булсын күңелең.
Шатлык-куанычлар белән генә
Үтсә иде калган гомерең.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Бу юбилей  әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Иң изге теләкләр белән әниең, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев