Зәй офыклары

Мирный бистәсендә яшәүче Марсель Наил улы Гыйльмановның 7 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.

Общее, 4 сентябрь 2020 - 08:22
97
0
0

Улыбыз, сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы белән, балаларыңның күңел җылысын тоеп, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Күңел күгең һәрчак аяз  булсын,
Читләп үтсен   сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын -
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине   котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык,   куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып,
Сөеп-сөелеп яшә.
Юлларыңа ак бәхетләр   яусын,
Шатлык балкып торсын  йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыңнан   узсын -
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: