Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Наилә Хәкимулла кызы Гатинаны Әниләр көне белән котлыйбыз

27 ноября 2022, 08:46

1257

0

0

Наилә Хәкимулла кызы Гатинаны Әниләр көне белән котлыйбыз

"Башлаган эш - беткән эш", "Күз курка - куллар эшли". Хезмәт хакындагы мең төрле мәкаль-әйтемнәр үрнәгендә тәрбияләгән, гомер буе тырышлыгы, булганлыгы белән без сокланып яшәгән әниебез Наилә Хәкимулла кызы Гатинаны Әниләр көне белән котлыйбыз.
Әниебез районыбызның Югары Пәнәче авылында гомер кичерә. Мәктәптә укыган чорда мөгаллимәсе Сорур апа кебек булу теләге башта аны Минзәлә педагогика училищесына китерсә, соңыннан ул Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлый.
Рус теле, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Наилә Гатина мәгариф ветераны исемен лаеклы йөртә.
Үз сүзе булган кыю фикерле, үз кыйбласына тугры калган әниебез тормыш авырлыклары каршында беркайчан да каушап калмады. Безне һәрвакыт алга өндәүче, тормышка ышаныч бирүче чын кеше ул.
Инде 85 яшен тутырса да, ул һәрвакыт нәсәдер белән мәшгуль: җәй көне бакчада кыяр-помидорлар белән мәш килә, көз-кышларын я бәйли, чигә, башваткычлар чишә.
Тынгысыз әниебезне Аналар көне белән котлап, саулык, имин көннәр, бәхетле тормыш телибез.
Әнинең хәлен белүче, эскәмиядә бергәләп сөйләшеп 
утыручы, кирәк чакта әнигә ярдәм итүче күршебез Гөлшат апа Михайлованы да бәйрәм белән котлыйбыз! Балалар бәхете, куанычлы тормыш телибез!
Иң изге теләкләр белән 
кызлары һәм оныклары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев