Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Югары Мәлем авылында гомер итүче Гасыйм Салих улы Талиповны олуг юбилее белән котлыйбыз!

11 июня 2021, 09:51

309

0

0

Югары Мәлем авылында гомер итүче  Гасыйм Салих улы Талиповны  олуг юбилее белән котлыйбыз!

Югары Мәлем авылында гомер итүче безнең өчен бик тә кадерле булган әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Гасыйм Салих улы Талиповның 10 июньдә - 80 яшьлек олуг юбилее. Кадерле әткәебез, бабабыз! Безнең өчен син – сабырлык, итагатьлек үрнәге. Тыйнаклыгың, тәрбияле һәм тырыш булуың бүгенге бәхетеңнең төп нигезе булса, синдәге тугрылык, акыл, уңганлык гаиләдәге камиллеккә алып килде. Әнкәебез белән төп йортыбызны нурлап, матур гомер кичерәсез, балалар, оныклар бәхетенә сөенәсез, туганнарга, күрше-күләнгә җан җылыгызны кызганмый, игелек өләшәсез. “Мәхәббәтле өй түрләре җәннәтләргә тиң икән”, - дип җырлана җырларда. Сезгә карап, бу чыннан да шулай, дип әйтә алабыз.
Синең кебек әткәйләр бик сирәктер ул. Без синең белән горурланабыз. Барысы-барысы өчен дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да Аллаһы Тәгалә сихәтлек, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, көч-куәт, матур, тыныч картлык, кадер-хөрмәттә, иминлектә, әнкәебез белән иңне-иңгә куеп, безнең янәшәбездә гомер итәргә насыйп итсен.

Әткәй, дип эндәшәбез,
Хәлләреңне белешәбез.
Бүген синең туган көнең -
Изге теләк өләшәбез.
Исән-сау бул, озак яшә,
Әнкәй белән берлектә.
Без-балалар, оныкларың,
Булырбыз янәшәңдә.
Аяк-кулларың сызламасын,
Йөзләрең көләч булсын.
Тагын бер ел өстәлсә дә,
Күңелең боекмасын.
Чын күңелдән рәхмәтлебез,
Синнән үрнәк алабыз.
Әткәй, бабай, дәү әти, дип,
Горурланып калабыз!
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыгың һәм әнкәебез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев