Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Поповка авылында яшәүче Елизавета Матвеевна Фатыховага 17 гыйнварда 80 яшь тулды.

17 января 2019, 15:41

738

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син – өебезнең нуры, күңелебез яктылыгы, тормышыбыз яме. Син гади, матур яшәдең һәм яшисең, син кешеләргә бары яхшылык кына телисең. Күңелең чиста, керсез. Намуслылык, гадилек, тырышлык – сине бизәүче асыл сыйфатлар.   Кадерлебез, сиңа сәламәтлек, бәхетле картлык, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, әтиебез белән бергә озын гомер кичерүеңне телибез.  Өстәлең һәрвакыт мул, җаның тыныч, күңелең күтәренке булсын. Әле күп еллар бәхетле әни, яраткан әби, тормыш иптәше  булып гомер кичерергә язсын.
Кешелекле, сабыр, түземле син,
Мәрхәмәтле дуска-туганга.
Туганнарың барысы сине хөрмәт итә,
Киң күңелле кеше булганга.
Еллар үтә диеп борчылма син,
Еллар үтү берни түгел ул.
 Сау-сәламәт булып озак яшәү –
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
Иң изге теләкләр белән кызың Илдүсә, киленең Екатерина, оныкларың Лилия-Дамир, Олеся-Николай, Альберт-Аида, Альбина-Владимир, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә тормыш иптәшең – әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев