Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сармашбаш авылында гомер кичерүче Арсентий Федорович Тарасовка 25 августта 80 яшь тула.

20 августа 2021, 08:26

152

0

0

Сармашбаш авылында гомер кичерүче кадерле әтиебез Арсентий Федорович Тарасовка 25 августта 80 яшь тула.
Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, бабабыз! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын. Әни белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларыңның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әтиебез.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мария, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев