Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сармашбаш авылында гомер кичерүче Зөлфия Мөбарәк кызы Җамалиевага 14 мартта 50 яшь тула.

13 марта 2020, 09:27

290

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, гаилә шатлыгы белән, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!  
Син булганга тормышыбыз матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Җирдә кояш кирәк булган кебек,
Син дә безгә шулай бик кирәк.
Телибез без сиңа олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын.
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең һәм балаларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев