Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Әнәс Гасыйм улы Әюповның 22 гыйнварда туган көне.

21 января 2022, 08:05

618

0

0

Сармашбаш авылында яшәүче Әнәс Гасыйм улы Әюповның 22 гыйнварда туган көне.
Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа.
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп,
Яшә син мәңгелек нур булып.
Иң изге теләкләр белән кызларың Ландыш, Миләүшә, кияүләрең Илгиз, Илнур, оныкларың Гөлназ, Гөлнара, Диләрә, Булат.
Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев