Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Равил Арыслан улы Арслановка 14 майда 83 яшь тула.

11 мая 2018, 10:20

815

0

0

Сармашбаш авылында яшәүче Равил Арыслан улы Арслановка 14 майда 83 яшь тула.

Кадерле бабабыз, әтиебез, сине туган көнең - гомер бәйрәмең белән котлап, иң изге,  якты,  матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле,  юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, кадерлеләрдән-кадерле син. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, бәхетле картлыкта матур гомер итәргә язсын, балаларың, оныкларың, кияүләреңнең игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, шат күңелле булып озак яшә.
Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагын да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.
Сине яратып, хөрмәт итеп балаларың , кияүләрең, оныкларың исеменнән оныгың Ләйсән һәм киявең Илнур.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев