Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Рәшит Мирзасалих улы Арслановка 2 декабрьдә 60 яшь тулды.

03 декабря 2021, 07:52

327

0

0

Сармашбаш авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Рәшит Мирзасалих улы Арслановка 2 декабрьдә 60 яшь тулды.
Кадерлебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Гомерең буе тырышып, тормышлар мул булсын дип яшисең син. Әниебез белән без - балаларыгызны, олы тормышка бастырдыгыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Ходай сине саулыктан аермасын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Әниебез белән бергә бәрәкәтле матур тормышта, балаларыгыз һәм оныкларыгызга куанып, бер-берегезгә терәк булып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәгез. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Балалар, оныклар тавышыннан гөрләп торган нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы булсын. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын иде.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән балаларың Рамил, Рамилә, Ләйсән, оныкларың Ләйлә, Кәрим.
Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев