Зәй офыклары

Сармашбаш авылында яшәүче Рәсимә Шәяхмәт кызы Хәсәншинага 20 февральдә 80 яшь тула.

Общее, 14 февраль 2020 - 10:29
215
0
2

Кадерлебез, сине чын күңелдән олуг бәйрәмең белән котлыйбыз.  Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты йөзең, тәмле сүзләрең өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Язмыш сине матур табигатьле Сармашбаш авылына китереп,  46 ел авылда фельдшер-акушерлык пунктын җитәкләдең, халыкка  армый-талмый медицина хезмәте күрсәттең. Әлеге тармакта намуслы, тырыш хезмәт куеп, ихласлыгың белән авылдашлар күңелен яуладың.
Яраткан әниебез, әбиебез, бүген дә  тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысы-кечесенә кешелекле, игелекле, абруйлы киңәшче син. Алдагы гомер юлларыңны шулай сау-сәламәт, күтәренке кәеф, туган-тумачаларың, якыннарың, кода-кодагыйлар, балалар, оныклар, сөекле әтиебез белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа! Гаилә иминлеге һәм бөтенлеге, шатлык-куанычлар телибез сиңа.
Табигатькә охшаш гомерләр дә,
Язлы да ул, җәйле-кышлы да.
Синдәй кеше булган өчен генә
Дөнья җәйле, моңлы-җырлы да.
Синең гомер үзе җәйгә охшаш,
Яшәү генә бүләк иткәнсең.
Үзеңә кайтсын шатлык булып
Мәрхәмәтле һәрбер таңның иртәсе.
Иң изге теләкләр белән улың Илдус, киленең Фәния, оныкларың Рөстәм-Айгөл, Ринат, Резидә, оныкчыгың Әдилә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: