Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Венера Габденур кызы Сафинаның бу көннәрдә 50 яшьлек юбилее.

28 декабря 2019, 11:11

690

0

0

Кадерле кызыбыз, тормыш иптәшем, әниебез, сине чын күңелдәнматур юбилеең белән котлыйбыз. Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч булсын. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Сиңа язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез.  Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, гаилә иминлегендә,  саулыкта, тигез, бәрәкәтле, имин тормышта балаларыңның  игелеген күреп, аларга куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Ходай сиңа саулык-бәхет бирсен,
Шатлык белән килсен һәр көнең.
Кайгы-хәсрәт сине читләп үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, тормыш иптәшең, балаларың. 436.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев