Зәй офыклары

Сармашбашта яшәүче Фәния Хөҗҗәт кызы Садоровага 15 февральдә 65 яшь тула.

Общее, 12 февраль 2021 - 07:53
296
0
0

Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине ихластан юбилеең белән котлыйбыз. Салкын февраль аенда тусаң да, җылы-ягымлы, киң күңелле кеше син. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат бәхетле итә. Әти белән без - ике кызыгызны үстереп, белем биреп, олы тормыш юлына озатып, 43 ел тигез матур гомер итәсез. Хәзер оныклар үстерешәсез. Әле дә сез безнең терәгебез, без дип яшисез, якты йөз, тәмле ашлар белән каршы аласыз. Аллаһы Тәгалә сезнең шул бәхетләрегезгә өстәп сәламәтлек бирсен. Бәхет-сәгадәт, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар юлдаш булсын. Кадерлебез, һәр көнгә, гаиләңә, балаларың-оныкларыңа куанып, игелекләрен күреп, әтиебез белән тигезлектә хәерле гомер итәргә язсын.
Җиргә килгән бәхет бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.
Бетмәс бәхет сиңа юлдаш булсын,
Күтәренке булсын күңелең.
Шатлык-куанычлар белән генә
Үтсә иде калган гомерең.
Изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең Чулпан-Илдар, Лилия-Радик, оныкларың Айлин, Динар, Әмирә, Аяз.
Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: