Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Николай Николаевич Тазировка 15 декабрьдә 60 яшь тулды.

16 декабря 2022, 09:05

1354

0

0

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Николай Николаевич Тазировка 15 декабрьдә 60 яшь тулды.

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син гаиләбезнең тоткасы, балалар, оныклар дип ихластан куанып, барыбызны да кайгыртып яшәүче. Хәстәрле дә син, олы йөрәкле дә. Тормыш мәшәкатьләре, авырлыклар алдында баш имичә, төшенкелеккә бирелмичә, ныклы адымнар белән алга атлап яши беләсең. Киләчәктә да әниебез белән бергәләп, балаларыгыз, оныкларыгызның уңышларына куанып, әле күп еллар исән-имин булып, безне сөендереп, сәламәтлек белән яшәвеңне телибез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа. Һәр көнең шатлыкта үтсен, безне – балаларыңны, оныкларыңны сөендереп, каршы алып һәм озатып калырга язсын үзеңә.
Син булганга тормышыбыз матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Җирдә кояш кирәк булган кебек,
Син дә безгә шулай бик кирәк.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән улың-киленең, кызларың-кияүләрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев