Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж авылында гомер итүче Николай Петрович Григорьевның бу көннәрдә 60 яшьлек юбилее.

Общее, 13 гыйнвар 2020 - 09:39
146
0
1

Кадерлебез! Без сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Син безне ышанычлы канатың астында җил-яңгыр тидерми кадерләп үстердең. Бүген дә әниебез белән балаларыңны, оныкларыңны төп нигезгә җыеп, барыбызны саклап, кадерләп яшисең. Гомерең буе туганнарың, бала-оныкларың өчен җан атасың, тормышларын гел кайгыртып торасың. Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың: ачык йөзле, көчле рухлы, киң күңелле, сабыр кеше син. Гомерең буе  укытучы булып эшләдең. Балаларны яратуың, һәркайсы белән уртак тел таба белүең белән әти-әниләр, авылдашлар арасында да ихтирам яуладың. Хәзер дә һәр укучыңның язмышы белән кызыксынып яшисең. Таянычыбыз, ышанычыбыз булганың өчен зур рәхмәт сиңа. Безне һәрчак ачык йөз белән каршы аласың, изге теләкләрең белән озатасың. Киләчәктә дә сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез. Әниебез белән бер-берегезне саклап, сәламәтлектә гомер итәргә язсын.  
Сокланырлык гомер юлы үттең,
Терәк булдың безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшәдең син
Һәм куандың һәрбер уңышка.
Иминлектә, тынычлыкта яшә,
Балалардан күреп игелек.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Бәхетең дә булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән уларың-киленнәрең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: