Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында гомер кичерүче кадерле әтиебез, бабабыз Михаил Афанасьевич Ишмаковка 21 августта 80 яшь тула.

17 августа 2018, 08:35

799

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Озын гомер юлыңда газиз башкайларың ниләр генә кичермәгән, авырлыкларның ачысын-төчесен күргәнсең. Аңа карамастан, нык булгансың, сынмагансың-сыгылмагансың. Ходай сине саулыктан аермасын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине.Кадерлебез, сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Әле күп еллар бәхетле әти, яраткан бабай булып, йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычы булып, тагын озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын иде.
Еллар үтә торсын,
                сулар аксын,
Шатлык белән килсен
                        яңасы.
Без телибез алда
              гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты,
                    нурлысын.
Без телибез сиңа
          бәхет-шатлык,
Һәрвакытта бул
                   үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин
                          күрү –
Бәхет бит ул безнең өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың Татьяна-Алексей, Ольга-Миргасыйм, Геннадий-Светлана, 7 оныгың, 7 оныкчыгың.

Шулай ук Зәйдә яшәүче сөекле кызыбыз,  сеңлебез Гөлназ Газинур кызы Салашованың да 20 августта туган көне.  Гөлназ, сине матур бәйрәмең белән әти-әниең, апаң, абыең исеменнән котлыйбыз.  Без сине кешелекле-кечелекле, гадилегең, уңганлыгың, олы җанлы, киң күңелле булганың өчен яратабыз,  хөрмәт итәбез. Нинди генә эшкә тотынсаң да, син тәвәккәллегең, тырышлыгың белән башкарып чыгасың. Башкарган һәрбер эшеңнең тәмен-ямен тоеп яши беләсең. Алга табада, Ходай исәнлек- саулыгыңны биреп, гаиләңә, балаларыңа терәк, кирәк булып, тигезлектә, бәхет-шатлыкка куанып яшәргә язсын.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев