Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә гомер итүче Николай Петрович Зверевка 5 мартта 55 яшь тула.

04 марта 2022, 10:00

1113

0

3

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә гомер итүче Николай Петрович Зверевка 5 мартта  55 яшь тула.

Кадерле улым, туганыбыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яши беләсең. Киң күңелле дә, дус-туганга ярдәмчел дә син. Тормыш иптәшең Римма белән тормыш юлында  тигез, матур итеп гомер кичерәсез. Без – туганнарыгызга  һәрчак ишегегез ачык, йөзегез якты.  Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигез бәрәкәтле тормыш телибез. Балаларыгызның җан җылысын тоеп, аларның бәхетләренә сөенеп, дистәләргә дистәләрне кушып, шатлыкларга төренеп гомер итәргә насыйп булсын. Бүгенге бәйрәмең бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен. Гомереңнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы белән каршыла. 
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән әниең, сеңлең Ольга, 
киявең Николай. 
Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев