Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Михаил Павлович Журавлевка 5 февральдә 60 яшь тула.

02 февраля 2018, 09:27

868

0

0

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске  Зәй  бистәсендә  яшәүче   Михаил   Павлович Журавлевка 5 февральдә 60 яшь тула.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз.  Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Син яхшы тормыш иптәше, әти дә, туган да. Киләчәктә дә тормышны яратып, әниебез белән  шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде.  Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балалар, оныкларыңның игелеген күреп, аларга куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.  
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез,
барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев