Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Кама Аланы бистәсендә яшәүче Алексей Андреевич Васильевка 30 майда 55 яшь тулды.

01 июня 2018, 11:42

982

0

0

Кадерле улым, туганыбыз, сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Син  туган җанлы, ата-ана кадерен белә торган изге күңелле кеше, әниеңә, туганнарыңа бик ярдәмчел. Эшкә уңган, нинди генә эшкә алынсаң да, кулың ятып тора, җиңнәрең сызганулы. Үзең дә, гаиләң дә барыбызга да үрнәк булырлык – киленебез, җиңгәбез Венера белән ике ул үстереп, аларга хәрби белем бирдегез. Тормышта балаларыгызга төпле терәк сез. Туган көнең уңаеннан сиңа иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сәламәт бул, гел шулай матур яшә! Тигез канатың каерылмасын, Венера белән озын-озак тигез гомер итегез, балаларыгыз, оныкларыгызның куанычын күреп, аларның уңышларына шатланып яшәргә язсын. Таңнарның алсуы, тормышның матуры, шатлыклысы, куанычлысы әле алда көтеп торсын үзеңне!
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен, сузып кулларын.
Чын күңелдән туган көнең белән
Котлап сине кояш елмая.
Үзгәрмә син, май кояшы сыман
Балкып яшә якты дөньяда.
Иң изге теләкләр белән әниең һәм бертуганнарың Татьяна-Олег, Юрий-Мария, Лидия-Иван, Олег-Алсу гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев