Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Петр Алексеевич Тазировка 10 июньдә 60 яшь тулды.

10 июня 2020, 09:24

319

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син гаилә нигезебезнең тоткасы да, киңәшчебез дә, авыр вакытларда ярдәм кулы сузучыбыз да, таянычыбыз да, терәгебез дә. Гаиләм, балаларым, дип тырышып яшисең. Безнең кайгыртып, безгә ярдәм итеп яшәвең өчен сиңа олы рәхмәтләребезне белдерәбез.  Киләчәктә дә йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, өмет-ышанычыбызны аклаучыбыз булып яшә.  Сиңа нык-лы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, әниебез белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз, киләчәгең матур, кояш кебек якты булсын. Елларга баш бирмичә, имин яшәргә, бергә-бергә тату гомер кичерергә язсын. Оныклар тавышыннан гөрләп торган нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы булсын.
Син бәхетле булсаң, без бәхетле,
Без бәхетле булсак, син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.
Син бит безнең өчен җылы  кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, тормыш иптәшең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев