Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Петр Фролович Мартемьяновка 4 июльдә 70 яшь тулды.

Общее, 4 июль 2019 - 10:51
166
0
3

Кадерле тормыш иптәшем,  әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен гомеребез буена ныклы терәк. Өч балаңны игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшәдең, яшисең. Әниебез өчен ышанычлы тормыш юлдашы, улың һәм кызларың өчен кадерле әтиебез син, оныкларың өчен яраткан бабалары. Гомер буе эштән аерылмадың, намуслы хезмәт юлы үттең,  күп еллар машина йөртүче,  мастер булып эшләдең, тырышлыгың, булганлыгың белән ихтирам яуладың. Елларга баш бирмисең, һаман да шундый ук тынгысыз, тырыш син. Без шундый әтиебез булу белән чиксез горурланабыз. Сиңа бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар куанычы телибез. Әниебез белән киләчәктә дә кулга-кул тотынып, тигезлектә, гаилә учагыбызны сүндермичә, пар канатлар булып яшәсәгез иде. Киң күңелең мәңге картаюны белмәсен, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.
Җиргә килгәч бәхет бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.
Әти, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт һәм имин яшәвең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: