Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Александр Николаевич Черновның 1 ноябрьдә - 70 яшьлек юбилее.

29 октября 2021, 08:03

269

0

0

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче иң кадерле, газиз кешебез - тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Александр Николаевич Черновның 1 ноябрьдә - 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең - юбилеең белән сине чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Безне үстердең, очар канат куйдың, кеше иттең. Барыбыз да сиңа мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Киләчәктә дә балаларың, оныкларың, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, иминлектә яшәргә язсын. Әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә!
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Рәхмәт, әти, син булганга
Тормышыбыз күгендә;
Терәк булдың син hәрвакыт
Кирәклесең бүген дә.
Олы синең биргән киңәшең,
Туры синең әйткән сүзләрең.
Шатлык, сөенечтән генә торсын
Син үтәсе гомер юлларың.
Әти, гомереңдә hәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул -
Сәламәт hәм имин яшәвең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең,
кызларың-кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев