Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Галина Николаевна Минееваның бу көннәрдә 55 яшьлек юбилее.

17 декабря 2018, 08:18

683

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Әтиебез белән безне яратып-сөеп үстердегез, безне кайгыртып яшәвегез өчен зур рәхмәт сезгә. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч булсын. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Сиңа язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез.  Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, гаилә иминлегендә,  саулыкта, әтиебез белән тигез, бәрәкәтле, имин тормышта балаларың һәм оныкларыңның  игелеген күреп, аларга куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк
Беркем дә юк  дөньяда!
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән  улың Евгений-киленең Светлана, кызың Альбина-киявең Азат, оныкларың Эмиль, Ясминә, Данил, Диана. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев