Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбием, киленем, туганыбыз, җиңгәбез Галина Алексеевна Журавлевага 21 майда 55 яшь тула.

Общее, 21 май 2020 - 08:24
306
0
5

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән 55 яшьлек матур юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең тормышыбызны бизәүче, киң күңелле якын кешебез. Тормыш иптәшеңә ныклы терәк, балаларыңа киләчәккә ышаныч тудыручы, туганнарыңа һәрчак ярдәм кулы сузып, ягымлылык өләшүче кеше син. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!
Дулкынланмый ачып булмый,
Гөлбакчаңның капкасын.
Чәчәккә кырау төшүдән
Ходай үзе сакласын!
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын –
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныгың, әниең, барлык туганнарың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: