Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабам Иван Николаевич Минеевка 19 гыйнварда 55 яшь тула.

19 января 2021, 08:00

482

0

0

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабам Иван Николаевич Минеевка 19 гыйнварда 55 яшь тула.

Кадерле әтиебез, син гаиләдә ышанычлы ир, яраткан әти, туганнарыңа олы терәк. Әтиле йортның нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк була. Без дә нык нигезле, түгәрәк табынлы өйдә туып үстек. Тынгысыз йөрәгеңә барыбызның да шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре сыйган. Сине матур юбилеең белән котлап,  бәхетле тормыш, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыгы, әниебез белән бергәләп бәрәкәтле тормышта, тигезлектә озын гомер кичерүеңне телибез. Ходай сине саулыктан аермасын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Балаларыңның һәм оныгыңның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. Без сине бик тә яратабыз!
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы зур йөрәк.
Иң изге теләкләр белән балаларың Елена-Ильмир, 
Анфиса, Надя, оныгың Тагир, тормыш иптәшең Татьяна. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев