Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Мария Ильинична Бикановага 15 декабрьдә 65 яшь тула.

15 декабря 2021, 08:00

275

0

2

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Мария Ильинична Бикановага 15 декабрьдә 65 яшь тула.

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Мария Ильинична Бикановага 15 декабрьдә 65 яшь тула.

Кадерле кешебез, сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез! Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез. Син безнең өчен генә түгел, үзең укыткан бик күп балалар өчен дә үрнәк. Сабый күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм сабыр беренче укытучыларын инде хәзер зур тормыш юлына чыгып, үзләре әти-әни булган укучылары олы хөрмәт белән искә ала, рәхмәт сүзләре әйтә. Син киң күңелле, кайгыртучан, хезмәт сөючән тормыш иптәше, әни, әби дә, безнең киңәшчебез, ныклы терәгебез дә. Киләчәктә  балаларыңнын игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, әти белән тигезлектә, саулыкта, муллыкта озын гомер кичерергә язсын.

Изге теләкләрдән, назлы сүздән башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын,бик тә кирәкле.

Әни бит ул өйнең җылысы,

Әти – дөнья терәге.

Әни белән әти өйдә көтеп торса

Бик шат була бала йөрәге.

 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Александр, балаларың, киленең, киявең, оныкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев