Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Мария Михайловна Ишмякованың 5 февральдә матур юбилее. Кадерле, газиз әниебез, әбиебез, сине гомер бәйрәмең – 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз.

Общее, 5 февраль 2021 - 08:00
444
0
1

Җил-давыл тимәде тормышта
Булганга син һәрчак янәшә.
Зур рәхмәт барысы өчен дә,
Мең яшә, әнием, мең яшә.

 Әниебез әтиебез Александр белән без – дүрт балага гомер бирделәр.  Кызганыч, әтиебез бу якты дөньядан иртә китте. Әниебез яшьли тол калып, михнәтне күп күрсә дә,  безне җан җылысын биреп, яратып тәрбияләп үстерде. Башкалар парлы булып йөргәндә, тормыш йөген иңнәрендә ялгызы гына күтәрде ул. Әмма беркайчан да зарланмады, балалары кешедән ким-хур булмасын өчен барысын да эшләде. Безне җил-яңгыр тидермичә үстереп, үз юлыбызны сайларга ярдәм иткәнең өчен рәхмәт сиңа, әниебез!
Әниебез, әбиебез, гомер юлыбызда таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да син. Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын дип, балаларың өчен җан атып яшисең. Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә язсын иде.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә, әни, яшә йөзгәчә!
Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчкәләргә кояш ничек кирәк –
Син дә безгә шулай кирәк бит!
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызларың-киявең, оныкларың. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: