Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Мария Сергеевна ИВАНОВАГА 27 ноябрьдә 80 яшь тула.

27 ноября 2017, 08:41

1371

0

0

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Мария Сергеевна ИВАНОВАГА 27 ноябрьдә 80 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез, син безгә тормыш кына түгел, яшәү яме бүләк иттең. Безне аякка бастырдың, бәла-казалардан сакладың,  тәрбия бирдең, без синең алда гомеребезнең соңгы көненә кадәр бурычлы. Без сиңа барысы өчен дә мең мәртәбә рәхмәт белдерәбез. Гомер буе үзең өчен түгел, балалар, дип яшәдең. Гомер буе эшләп, үзеңә бер дә игътибар итеп, ял да итә алмадың.  Сиксән ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар аша узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың. Йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычы булып, тагын озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын иде. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып, имин яшәргә язсын. Гомер бәйрәмең белән котлап,  исәнлек-саулык, бәхет-шатлык,  күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә,  без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып, озын гомер кичерүеңне телибез. 

Исән-сау бул, Ходай сиңа

Гомер бирсен, бирсен сабырлык.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Ә бәхетең булсын гомерлек.

Әле тагын бик күп еллар

Нык типсен синең йөрәк.

Син безнең бердәнберебез,

Син безгә һәрчак кирәк,

Син безгә ныклы терәк!  

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың исеменнән кызларың Анастасия, Елена.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев