Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Мария Сергеевна Иванованың 27 ноябрьдә туган көне.

26 ноября 2021, 08:05

478

0

0

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Мария Сергеевна Иванованың 27 ноябрьдә туган көне.
Әниебез һәрвакыт тырыш һәм тәвәккәл булды, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәде. Киң күңелле, сабыр, батыр йөрәкле ул. Гомер иткән дәвердә кайгы-хәсрәтләр дә күрергә туры килде. Бер улын, бер кызын соңгы юлга озатты ул. Сынмады-сыгылмады, эш белән басып яшәде сызлануларын, кайгыларны. Әле хәзер 84 яшендә дә кул кушырып, тик утыра торган кеше түгел. Аллага шөкер, хәзер дә хәрәкәттә, кош-кортын тота. Гомер буе итек басып, тирә-як авыллар халкын итекле итте.
Әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп, озын-озак яшә!
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып булып кайтсын үзеңә!
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып, һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың,
кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың исеменнән
кызың Анастасия. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев