Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Николай Михайлович Ивановка 11 июльдә 65 яшь тула.

09 июля 2021, 08:50

1362

0

1

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Николай Михайлович Ивановка 11 июльдә 65 яшь тула.

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Николай Михайлович Ивановка 11 июльдә 65 яшь тула.
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем! Чын күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклау-чыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.
Син бит безгә һәрчак иң нык терәк
Тормыш сораулары алдында.
Исән-имин, озак яшә, әти,
Бәйрәмнәрең булсын тагын да!
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Галина,
балаларың, киленнәрең, киявең, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев