Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Нина Ильинична Зверевага 17 июньдә 55 яшь тула.

11 июня 2020, 10:00

534

0

0

Кадерле, газиз әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз.  Дөньяның бар матурлыгын йөрәгенә сыйдырган, гаилә учагы җылысын саклаучы хатын-кыз, уңган-булган хуҗабикә, акыллы тормыш юлдашы, балаларын өзелеп яратучы әни, кадерле әби син. Җирдә аклык чәчеп яшәвеңә куанабыз. Синең янәшәбездә булуың җанга бетмәс җылы бирә, борчу-мәшәкатьләрне оныттыра. Ныклы сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын сиңа, әтиебез  белән тигезлектә озын гомер итегез. Без – дүрт улыгызны кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, яратып-сөеп кайгыртканыгыз өчен мең рәхмәт сезгә! Әниебез! Киләчәктә дә барыр юлларың озын, саулыгың ныклы, табының мул, сыйлы булсын. Без – балаларыгыз, оныкларыгызның шатлык-ларына куанып, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс куанычлар, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә насыйп итсен. Таңнарның алсуы, тормышның матуры, нурлысы, шатлыклы, куанычлысы әле алда булсын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Син булганга тормышыбыз матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Җирдә кояш кирәк булган кебек,
Син дә безгә шулай бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев