Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Тәнзилә Равил кызы Утяганованың 8 февральдә 50 яшьлек юбилее.

Общее, 8 февраль 2019 - 08:43
116
0
0

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбием, сине күркәм  бәйрәмең белән чын йөрәгебездән тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гомер юлыңда син ышанычлы тормыш иптәше дә, кайгыртучан әни дә, ярдәмчел, киң күңелле туган да була беләсең. Аның өстәвенә, сабыр, итагатьле кеше, уңган хуҗабикә дә. Тормышны яратып, аннан тәм табып яшисең. Табигатькә гашыйк син, үзең дә бакча тутырып гөл-чәчәкләр үстерәсең. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Киләчәктә дә әтиебез белән  һәр туар таңга куанып, балалар, оныклар игелеген күреп, имин тормышта яшәргә насыйп булсын. Хыял-өметләрең аклансын, уй-теләкләрең кабул булсын, һәр яңа көн бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып килсен. Өстәлең һәрвакыт мул, җаның тыныч, күңелең күтәренке булсын.
Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Бу юбилей  әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Петр, улың Радик, кызың Рита-киявең Рөстәм, оныгың Данир.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: