Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Валентина Федоровна Черновага 27 июль кѳнне 65 яшь тула.

Общее, 23 июль 2020 - 09:47
481
0
0

Кадерле тормыш  иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күӊелебездән гомер бәйрәмеӊ, матур юбилееӊ белән котлыйбыз.
Сәламәтлекнеӊ ныгын, бәхетнеӊ мулын бирсен сиӊа Ходай! Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә безгә олы терәк, ныклы таяныч булганыӊ ѳчен меңнәрчә рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, мәрхәмәтле  кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Син балаларыӊа ѳзелеп яшәүче әни, кадерле әби. Синеӊ янәшәбездә булуыӊ жанга бетмәс жылы бирә, борчу-мәшәкатьләрне оныттыра. Ѳебез һәрвакыт якты, ризыклы булсын, гел шулай кѳләч, ягымлы булып кал. Әтиебез белән тигезлектә, балалар-оныкларныӊ шатлык-куанычларына күмелеп, пар күгәрчендәй гѳрләшеп, озын-озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын.
Син бит безнең өчен Кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма.
Иң кадерле якын кешебез.
Шатлыкларга туенып яшә әнкәй,
Яңа таңың тусын кояш тулып.
Яшә тагын сөенеп һәм сөелеп,
Без яраткан әни, әби булып.
Гомерне бит еллар билгеләми.
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Иӊ изге теләкләр белән тормыш  иптәшең, кызлырыӊ-кияүләреӊ һәм оныкларыӊ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: