Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Василий Петрович Зверевка 9 октябрьдә 65 яшь тула.

08 октября 2021, 08:05

421

0

1

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Василий Петрович Зверевка 9 октябрьдә 65 яшь тула.

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче дәдәбез Василий Петрович Зверевка 9 октябрьдә 65 яшь тула.
Кадерле туганыбыз, сине чын күңелдән матур юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Тормыштагы шатлык-борчуларны уртаклашып яшәрлек, һәрвакыт таяныч булырдай, төпле киңәшләрен бирүче, хәлләребезне белешеп торучы киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле син. Янәшәбездә синең кебек туганыбыз булу белән без бәхетле. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыгызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Киләчәктә дә җиңгәбез Нина белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, аларны төп нигездә каршы алып-озатып калып, туганнарның җан җылысын тоеп, бергә-бергә озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар
сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет
юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә
килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр
синнән
Ерак йөрсен, якын
килмәсен.
Тормышыңны гел
шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән Керәшен Мәлеме авылында яшәүче сеңлең Ольга, киявең Николай. Безнең теләкләргә әниебез,
барлык туганнар
да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев