Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Юрий Иванович Журавлевка 1 декабрьдә 55 яшь тула.

Общее, 30 ноябрь 2018 - 08:46
284
0
1

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, туган көнең-юбилеең белән котлап, сиңа бәхетле тормыш, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыгы, озын гомер кичерүеңне телибез. Әтиебез, без - ике балагызны әниебез белән белән бергәләп кадерләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген дә безнең өчен, гаиләләребез, балаларыбыз өчен бар тырышлыгыгызны куеп яшисез.  Туачак таңнарың  аяз, күңелең  тыныч, табының сыйлы булсын. Шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән бергә тигезлектә, имин тормышта яшәргә насыйп булсын. Без сине бик тә яратабыз!
Әти, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт һәм имин яшәвең.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы зур йөрәк.
Иң изге теләкләр белән балаларың,
киявең,  киленең, оныкларың.  
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: