Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче зур хөрмәткә лаек дустым Мария Семеновна Пукаевага 7 августта 60 яшь тула.

07 августа 2020, 08:24

502

0

2

Кадерле дустым Мария, сине матур юбилеең белән  
котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Син үтә дә матур вакытта – җәйнең муллыкка, матурлыкка күмелгән чорында тугансың. Шуңадыр, күңелең дә эчкерсез, ихлас. Син ачык күңелле, көләч йөзле, олы йөрәкле, туган җанлы, ярдәмчел кеше. Мәрхәмәтле, кунакчыл булуың тормышыңны бизи. Сиңа нинди генә теләкләр теләсәм дә, аз булыр кебек. Ходай биргән гомернең кадерен белеп, тормыш иптәшең Алексей белән бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, исәнлектә-саулыкта, күңел тынычлыгы белән, бәрәкәтле мул тормышта һәр туган көнгә, балаларыңа, яраткан газиз оныгыңа куанып, туганнарың янәшәсендә хәерле гомер кичерергә язсын. Сиңа озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар телим. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул.
Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп  китә
Синең әйткән йомшак сүз белән.
Еллар арты еллар өстәлсә дә,
Һаман күңелеңне яшәртсен.
Нурлар сибеп көләч йөзләреңә,
Гел шат итеп кенә  яшәтсен.
Гел елмаеп-көлеп яшә әле,
Кайгы-хәсрәт сиңа килмәсен.
Йөзеңдәге шатлык-елмаюлар
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән дустың Гөлия.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев