Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылыннан кадерле әниебез, әбиебез Екатерина Васильевна Утягановага 18 декабрьдә 90 яшь тула

18 декабря 2020, 07:44

601

0

1

Сарсаз-Баграж авылыннан кадерле әниебез, әбиебез Екатерина Васильевна Утягановага 18 декабрьдә 90 яшь тула

Газиз кешебез, син чын күңелдән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Әниебез - сугыш еллары баласы, күпне күргән, күпне кичергән кеше. Әтиебез белән 5 бала үстерделәр, кызганыч, әтиебезнең гомере кыска булып, балаларны аякка бастыру, олы тормыш юлына озату әниебез җилкәсенә калды. Ул балаларым дип тырышып яшәде. Бүген оныклары, оныкчыклары өчен сөенеп яши. Әниебезнең исән-сау булуына, безне сөендереп яшәвенә куанабыз.
Газиз әниебез, әбиебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, бәхетең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып, җан тынычлыгы белән тагын озак еллар яшә әле. Картлыгың саулык-сәламәтлектә, тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.
Алда сине тыныч картлык
көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше,
Кадерлебез тик син булганга.
Сәламәт булып, кайгы-хәсрәт
күрмә,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтебезне әйтеп, газизебез,
Баш иябез синең каршыңда.
Иң изге теләкләр белән улың Валерий-киленең Тамара, оныкларың Николай-Ольга, Александр, Кристина, оныкчыкларың Илюша, Ева. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев