Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж мәктәбе хезмәткәре Алексей Петрович Утягановка 2 гыйнварда 60 яшь тула

01 января 2021, 19:22

548

0

0

Сарсаз-Баграж мәктәбе хезмәткәре Алексей Петрович Утягановка 2 гыйнварда 60 яшь тула

Хөрмәтле Алексей Петрович, гомер бәйрәмең көнендә иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Без сине һәрбер алынган эшне җиренә җиткереп башкаручы, тәвәккәл, тырыш, намуслы кеше итеп беләбез. Сиңа киләчәктә дә бәхетле озынгомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп калабыз. Киң күңелең мәңге картаюны белмәсен, киләчәктә дә рухи күтәренкелек юлдаш булсын. Якыннарыңның йөрәк җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын.

Җиргә килгән бәхет бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.
Бетмәс бәхет сиңа юлдаш булсын,
Күтәренке булсын күңелең.
Шатлык-куанычлар белән генә
Үтсә иде калган гомерең.
Хөрмәт белән хезмәттәшләрең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев