Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж мәктәбе коллективы башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Михайловна Журавлеваны матур бәйрәме - 55 яшьлек юбилее белән котлый

01 января 2021, 07:27

456

0

0

Сарсаз-Баграж мәктәбе коллективы башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Михайловна Журавлеваны матур бәйрәме - 55 яшьлек юбилее белән котлый

Хөрмәтле Светлана Михайловна! Сез бөтен көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балалар укытуга багышладыгыз. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы, бала җанлы. Гади, кешелекле, ярдәмчел булганыгыз өчен балалар да ярата, коллектив та хөрмәт итә үзегезне. Гомер буе тырыш булдыгыз, авырлыклар алдында сынмыйча, сыгылмыйча күркәм гомер кичерәсез. Үз эшегезнең чын остасы, белемле, таләпчән чын укытучы Сез. Киләчәктә дә тормыш иптәшегез Юрий белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызның игелекләрен күреп, бәхетле, озын, тигез гомер кичерегез. Алдагы тормышыгызда күтәренке күңел, рух ныклыгы, гаилә бәхете, озын гомер телибез. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Гел елмаеп, көлеп яшәгез Сез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.
Хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев