Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж мәктәбе пешекчесе Светлана Кумакбаевна Захаровага 6 мартта 50 яшь тула.

06 марта 2020, 08:39

275

0

1

Хөрмәтле Светлана Кумакбаевна, Сезне чын күңелебездән матур юбилеегыз белән котлыйбыз.  Бар кешене дә шатландырып ел да туган көннәр килеп тора. Ә бүгенгесе бигрәк тә куанычлы – алтын юбилей дип йөртелә торганы. Сезгә гомер буе тырышкан хезмәтегезнең әҗерен күрергә язсын. Без Сезне һәрбер алынган эшне җиренә җиткереп башкаручы, тәвәккәл, тырыш, намуслы зат итеп беләбез. Сезгә киләчәктә дә бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп калабыз. Тигезлектә, муллыкта тормыш иптәшегез Геннадий белән бергә-бергә балалар бәхетенә төренеп, оныклар игелеген күреп яшәгез. Гомерләрегез озын, тыныч, кайгы-хәсрәтсез, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Бәхетле яшәгез, тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте Сездә
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев