Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Сарсаз-Баграж мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Михайловна Минееваны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

10 января 2020, 09:18

496

0

0

Хөрмәтле Татьяна Михайловна! Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Тормыш юлын узганда киләчәк буынны тәрбияләүгә армый-талмый үз өлешен керткән, үз балаларына матур тәрбия биргән, хезмәттәшләрегез, ата-аналар арасында тирән хөрмәт казанган һәм олы ихтирамга лаек зат Сез. Үз эшегезнең чын остасы, белемле, таләпчән чын укытучы Сез. Киләчәктә дә исән-сау булыгыз, бар хыялларыгыз да тормышка ашсын. Шундый эчкерсез, киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның, якыннарыгызнын күңел җылысын тоеп,  уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын.
Бик сабыр Сез, кешелекле,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерегез үтсен шатлык белән,
Булсагыз иде чиксез бәхетле.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек белән
Килеп торсын алда көткәне!
Хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев