Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж яшәүче Татьяна Михайловна Минеевага 14 гыйнварда 50 яшь тулды.

Общее, 14 гыйнвар 2020 - 10:08
109
0
4

Кадерле кызым, туганыбыз,  сине шушы зур бәйрәмең – матур юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз.  Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы булып, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Сайлаган хезмәтең дә синең күңел халәтеңә килешеп, тәңгәл килеп тора. Укытучы буларак, сине укучылар да, ата-аналар да, коллективың да ярата, хөрмәт итә. Синдәге күркәм сыйфатлар санап бетергесез. Авыр чакларыңда син беркайчан да зарланмыйсың, кешегә чыгармыйсың, барысын да үзең җайлыйсың, кешеләргә авырлык китерүдән, күңелләрен яралаудан куркасың. Мәңге шулай шәфкатьле, киң күңелле, изге җанлы булып кал. Без –якыннарың өчен борчылып, ярдәм итеп яшәвең дә тормышыбызга ямь бирә.
Сиңа алдагы көннәрдә дә ныклы сәламәтлек белән гомер итәргә, тормыш терәгең Иван белән балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
50 яшь ул – гомер чиге түгел,
Әле алда – таңнар, офыклар.
Алда көтә әле зур планнар,
Үстерәсе нәни оныклар.
Нурлы еллар гына киләчәктә
Сине мәңге озата барсыннар.
Синең өчен нәни шатлыклар да
Бәхет булып яфрак ярсыннар.
Гел елмаеп-көлеп яшә әле,
Кайгы-хәсрәт сиңа килмәсен.
Йөзеңдәге шатлык-елмаюлар
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән әниең, Расторгуевлар, Сергеевлар, Талиповлар, Камаловлар гаиләләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: