Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Шушы матур алтын көзнең матур бер көнендә Зәйдә яшәүче туганыбыз Өлфәт Габдулла улы Әгъләмовның туган көне - юбилее.

12 октября 2018, 09:45

1131

0

0

Без аны матур бәйрәме белән тәбрик итеп, хәләл җефете Розалия белән икесенә тигез матур тормыш, тазалык-исәнлек, эшләрендә уңышлар телибез.
Кадерле туганыбыз, Өлфәт!
Гомер көзе инде ишек шакый,
Алтын-сары, баллы көзләрең.
Бу фасылны күрү - үзе бәхет,
Моңаймасын көләч йөзләрең!
Балалар да канат ныгытканнар,
Үз тормышын кора үзләре.
Тик шулай да һаман шау чәчәктә,
Мәңге сулмас тормыш гөлләре.
Иң мөһиме саулык булсын тәндә,
Күңел тыныч булсын - шул теләк!
Алтмышта да, җитмеш-сиксәндә дә
Унсигездә калсын яшь йөрәк!
Балаларга, оныкларга үрнәк,
Терәк булып яшәү язсын көздә.
Юбилеең белән котлап, чын күңелдән
Сәламәтлек, бәхет телибез сиңа!
Иң изге теләкләр белән Низамовлар, Әгъләмовлар, Кашаповлар, Закировлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев