Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Шыкмай авылында яшәүче Гамирә Габдерәфыйк кызы Сафиуллинага бу көннәрдә 80 яшь тулды.

31 августа 2018, 10:03

683

0

0

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, озын гомер кичерүеңне телибез.  Әле күп еллар бәхетле әни, яраткан әби булып гомер кичерергә язсын. Ходай сине саулыктан аермасын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып, озак яшәргә насыйп булсын.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Бәхет таңы көлеп каршыласын,
Шат елмайсын һәрчак йөзләрең.
Кадерлебез булып мәңге шулай
Иминлектә үтсен көннәрең.
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев