Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Шыкмай авылында яшәүче Хәниф Һадиулла улы ТАЙМАСОВКА 17 ноябрьдә 90 яшь тула.

17 ноября 2017, 08:31

1239

0

0

Шыкмай авылында яшәүче Хәниф   Һадиулла улы ТАЙМАСОВКА 17 ноябрьдә 90 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Озын го-мер юлыңда газиз башкайларың ниләр генә кичермәгән, авырлыкларның ачысын-төчесен күргәнсең. Аңа карамастан, нык булгансың, сынмагансың-сыгылмагансың. Син гади һәм матур яшәдең, синең тормыш һәм хезмәт юлың күпләр өчен сокланырлык. Әниебез белән без - балаларыгызны, кеше итеп, олы тормышка бастырдыгыз. Без - барлык бала-ларың, оныкларың синнән үрнәк алып яшибез. Кадерлебез, сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Әле күп еллар бәхетле әти, яраткан бабай булып, әниебез белән йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычы булып тагын озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын иде. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне Бездән, әти, кабул ит әле. Озак еллар безне сөендереп, Гомер йомгагыңны сүт әле. Төрле чакны күргәнсеңдер, әти, Йөрәгеңдә күптер яра да. Киңәшчебез, терәгебез булып, Озак яшә безнең арада. Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев