Зәй офыклары

Суык-Чишмә авылында гомер итүче Махиян Риян улы Гомәровның 2 гыйнварда туган көне.

Общее, 28 декабрь 2018 - 09:37
316
0
0

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине гомер бәйрәмең - туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа карата булган күңелдәге теләкләрне, рәхмәт хисләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы әтиләр бик сирәктер ул. Кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз юлыбызны табарга өйрәткәнең һәм моны үз үрнәгеңдә күрсәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Әниебез белән бергәләп безне кадерләп үстердегез, яратып-сөеп, аталарча кайгыртып, гаделлеккә өйрәттең. Син олы җанлы кеше, безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын. Балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, сау-сәламәт булып, бәрәкәтле имин тормышта озын гомер итәргә язсын.
Әтиебез - безнең өчен
Иң кадерле, изге кеше.
Тыйнак та ул, уңган да ул
Булганына шөкер итә,
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә.
Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмабыз, син ул, әти,
Безнең терәгебез, дисәк.
Ә без сиңа озак еллар
Әти, диеп, сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың белән
Бергә-бергә гөрләп яшик.
Иң изге теләкләр белән улың Айрат, киленең Нурсинә, оныкларың Рүзәл, Раушан, Салават, киленнәрең Светлана, Гөлия, оныкчыкларың Мәдинә, Самирә, Вильдан. Безнең теләкләргә барлык балаларың, килен-кияүләрең дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: